ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Чара барышында балалар Россия һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы, экологик календарь белән таныштылар, табигать турында мәкальләр искә төшерделәр, экологик викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар. Үткәрелгән чарада балалар әйләнә-тирә турында күзаллауларын киңәйтә алдылар.

Чара "Кече Ватан" дигән төшенчәнең нәрсә икәнлеге турында сөйләүдән башланды. Кеше бу төшенчә белән  гомере буе тыгыз бәйләнгән, чөнки ул анда туган һәм үскән. Бу - республика, район, авыл, урам, йорт – зур илебезнең кечкенә кисәге. Чара ахырында Туган якны өйрәнү буенча викторина үткәрелде. Ул кызыклы, җанлы үтте, күп кенә сорауларга балалар дөрес җавап бирделәр, үз белемнәрен күрсәттеләр, куелган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

10 сентябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, китапханә каршында эшләп килүче «Смешарики» клубы әгъзалары өчен «Урман дөньясы» дип исемләнгән экологик сәгать оештырылды. Биредә балалар табышмакларга җавап бирделәр, урман һәм табигать күренешләре турында китаплар белән таныштылар. Чара урман буйлап виртуаль сәяхәт һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында презентация карау белән тәмамланды.

Ел саен 11 сентябрьдә Россиядә алкогольгә бәйлелек белән көрәшү һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтендөнья аеклык көне үткәрелә. Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтеп Айдар авыл китапханәсендә «Аек кеше - сәламәт планета» дип исемләнгән буклет булдырылды. Китапханәче авылдашларын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырып , мәгълүмати буклетлар таратты .

Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.​ Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шуларны кисәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәчесе волонтерлар ярдәмендә “Трезвое село” исеме астында акция үткәрде. Алар урамда очраган авылдашларына 11 сентябрь Бөтенрәсәй аеклар көнен билгеләп үтүен аңлаттылар һәм «Живи трезво, делай добро!» дип исемләнгән буклетлар тараттылар.

Конкурста катнашкан һәр кеше үз рәсемнәрендә җирдәге тынычлыкны тасвирга тырышты. Балалар бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкә үзләреннән кечкенә  генә өлешләрен керттеләр.

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә китаплардан күргәзмә оештырылды.

10 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия аеклык көне кысаларында «Трезвость – норма жизни» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару. Барлык катнашучыларга хәмернең зыяны турында буклетлар таратылды, шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

9 сентябрь  көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Көзге сихри матурлык” дип исемләнгән кул эшләре  күргәзмәсе ясалды. Балалар күргәзмә материалларын китапханәдә ясадылар.  Зәвык белән ясалган әлеге вазалар балаларның үзләренә дә бик ошады.

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Обелиск янына агачлар утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International