Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шуларны кисәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәчесе волонтерлар ярдәмендә “Трезвое село” исеме астында акция үткәрде. Алар урамда очраган авылдашларына 11 сентябрь Бөтенрәсәй аеклар көнен билгеләп үтүен аңлаттылар һәм «Живи трезво, делай добро!» дип исемләнгән буклетлар тараттылар.