22 август көнне Үзәк авылы китапханәсендә китапханә берләшмәсенә йөрүче балаларга «Россиянең төп символы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
23 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән әкият укуны оештырдылар. Бу чараның башында китапханәче укучылар белән “ Ялкын” журналына күзәтү ясады. Ә укучылар чиратлашып журналдагы әкиятләрне укыдылар. Кичә мавыктыргыч үтте.
Илебезнең төп символларына патриотлык һәм хөрмәт күрсәтеп, әлеге хисләрне балаларга сеңдереп, без аларның гражданлык үзаңын тәрбиялибез, чорларның какшамас бәйләнешен һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклыйбыз.
Әлеге уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән брлектә “Россия флагы безнең горурлыгыбыз!” дип исемләнгән информацион сәгать узды. Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде. Россия дәүләтчелеге символлары – флаг, герб һәм гимн турында мәгълүмат җиткерелде. Әңгәмә барышында балалар «22 август - Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.
23 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә Курск сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган «Бөек илебезнең Бөек сугышы» дип исемләнгән тарих сәгате узды. "Почемучки" клубына йөрүчеләр игътибарына "Ватан сугышы геройларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" презентациясе тәкъдим ителде. Аннары Бөек Ватан сугышында катнашканнарның батырлыгы турында әңгәмә узды. Китапханәче Б. Н Полевойның «Чын кеше турындагы хикәя» әсәре белән таныштырды.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Традиция буенча бу көнне Шәтке авылы китапханәсендә “22 август Роосия Федерациясе Дәүләт флагы көне” дип исемләнгән рәсемле китап күргәзмәсе эшләп килә. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмәдәге Россия флагы тарихы белән таныштырып тора.
Шәтке авыл китапханәсе укучылары "Туган илем төсләре" Бөтенроссия фоточелендж-акциясендә катнаштылар.
Күренекле татар драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга карата 22 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Драмаларда күңел дөньябыз” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Ярты гасырлык иҗат дәверендә 40 тан артык пьеса иҗат иткән.
Бу бәйрәм 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән иде. Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә "Россия Дәүләтенең дан символы" дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Клуб мөдире сүзләреннән балалар Россиянең үз флагы барлыгын, ул өч төстә һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын белделәр. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, чара ахырында аппликация ясадылар.
20 август көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан "Минем Республикам – Татарстан” дигән танып-белү сәгате әзерләделәр һәм үткәрделәр, балаларны ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, шулай ук, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләделәр. Чара барышында балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, Татарстанның төп тарихи этаплары һәм Республика символлары турында белемнәрен тулыландырдылар.