Әлеге уңайдан Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Туган илем- гүзәл бишегем ” дип исемләнгән информацион сәгать уздырдылар. Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия – бәйсез дәүләт, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары, бөтенхалык тарафыннан сайланган Президент турында сөйләнде. Россия дәүләтчелеге символлары – флаг, герб һәм гимн турында мәгълүмат укучыларда зур кызыксыну уятты. Әңгәмә барышында балалар Россия флагы тарихы, төсләре турында күп яңалык белделәр.
Ак, зәңгәр, кызыл төсләрдә Россиянең данлы тарихы, аның төп рухи-әхлакый кыйммәтләре, куәте, бөеклеге чагылдырылган. Ил тормышындагы иң мөһим вакыйгалар Дәүләт Флагы күтәрелү белән билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә «Три цвета России» дип исемләнгән дәрес үтте
Татарстан Республикасы халыкны эш, хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында " Өлкән буын кешелләрен тәрбияләү мәктәбе " технологиясе уңышлы эшли башлады. Дэреслэрне махсус укулар узган педагог,булек модире Шайхутдинова Ф.Р. алып бара.
Өч төстәге әләм Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне Әбде авыл китапханәсендә «Российский флаг - наш символ и богатство» дип исемләнгән күргәзмә куелды; мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә «Три цвета Радуги» дигән исем астында уен-сәяхәт үткәрелде. Чара барышында балалар өчен Россия Федерациясе флагы тарихына экскурсия, викторина үткәрелде.
Күкчә авыл клубының инстаграм челтәрендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 23 нче июль көнне игълан ителгән "Мин табигать баласы"дип исемләнгән онлайн фотоконкурска 23 нче август көнне куелган лайклар буенча нәтиҗә чыгарылды:
1нче урынны Зиятдинова Самира;
2нче урынны Розыева Эльмира, Розыева Ләйсән;
3 нче урынны Халиуллина Ясминә,Гатауллин Ислам,Антонов Әмирләр яулады. Әлеге онлайн рәвештә үткәрелгән чарада балалар бик теләп катнаштылар,аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Туган як нинди төстә?"дип исемләнгән викторина сорауларына катнашучы балалар бик теләп җавап бирделәр.
Балалар «Алма спасы»ның нәрсә икәнлеген белделәр, табышмаклар һәм мәкальләр чиштеләр, уеннар уйнадылар. Китапханәдә «Яблочные веселинки» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
21 нче август көнне район мәданият йортында Теләче муниципаль районы укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Теләче урта мәктәбе укытучылары З.Н. Әсадуллина , А.П. Пашина, Г.З. Фархуллина һәм Р.Р. Гузаирова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мактау грамоталары белән, технология укытучысы К.Г. Тимерханов “ Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
20 август көнне Ю. Кибәхуҗа авыл китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел (1935-2012) булу уңаеннан "Күп- кырлы талантка ия шәхес" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды. Т. Миңнуллин иҗаты үзе бер дөнья. Әсәрләре тематик төрлелеге,жанр байлыгы белән соклану уята.
Китапханәче Россиянең дәүләт символлары тарихы, флагның һәр төсенең әһәмияте һәм гражданин тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Кызыклы викторина үткәрелде. Балалар шигырьләр укыдылар. Бу очрашу һәр кешенең Россиядә яшәве һәм үзен Бөек дәүләтнең бер өлеше дип санавы белән һичшиксез горурлануын тагын бер кат күрсәтте.