Россия флагы тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар өчен тематик викторина үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Бәйрәмдә катнашучыларның Россия флагын белү дәрәҗәсе тикшерелде. Бәйрәмдә шулай ук якташ язучыбыз Рашат Низами иҗатына нигезләнеп үткәрелгән видео конкурс җиңүчеләре дә бүләкләнде. Әлеге бәйгедә 35 видео белән 31 шигърият сөюче дусларыбыз катнашкан иде. Сезне алга таба да китапханә тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.
23 август көнне мәдәният хезмәткәрләре балалар белән әкятләр сөйләү буенча бәйге үткәрделәр. Бәйгедә балалар бик актив катнаштылар :татар халык әкиятләрен һәм язучылар язган әкиятләрне сөйләделәр. Шулай итеп ,без әкиятләр иленә сәяхәт иттек.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсе «Триколор России» тематик китап күргәзмәсе янында «Гордо реет триколор» дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында кунаклар Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү һәм раслануы тарихын белделәр. Кулланучыларга триколор тарихы, Конституция һәм Россия дәүләт символлары турында китаплар тәкъдим ителде. Шунда ук "Россия флагы, гербы, гимны" кроссворды аша Россия символлары турындагы белемнәреңне күргәзмәдән китмичә тикшерергә мөмкин иде. Китапханәгә килүчеләргә Россия Федерациясе флагы һәм дәүләт символикасы турында мәгълүмат бирүче матур итеп бизәлгән буклетлар таратылды.
Кайда гына яшәмәсен, гомер кичермәсен, авыл кешесе туган туфрагын юксынып яши. Бу турыда әдәби, шигьри әсәрләр, җырлар иҗат ителгән. Айдар авыл китапханәсендә дә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Туган җирем, үскән җирем, гади генә бер авыл» дип исемләнгән фотоакция игълан ителде. Акция барышында авылыбызның матур урыннары сурәтләнгән фотолар, туган як гүзәллегенә багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр ВК һәм социаль челтәр битләрендә урнаштырылып барыла.
2020 елның 22 август көнендә Олы Нырсы авылында яшәүче тыл ветераны Мөбинова Бәдерниса Гали кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Бәдерниса апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Даими укучыларыбызга яңа китаплар һәм журналлар тәкъдим иттеләр.
1урын-Замалдиновалар гаилэсе;
2урын-Нурисламовлар гаиләсе;
3 урын-Закировлар гаиләсе.
Стендка "Ак калфак" берләшмәсенең эшчәнлеген чагыштырган фотолар куелды.
21 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Минем байрак, минем тарих» Бөтенроссия акциясенә багышланган китап күргәзмәсе эшләнде. Россия флагы көне - ул россиялеләрнең буыннар бәйрәме, илебез тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төстәге әләм Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символы. Бу бәйрәм бездә бөек дәүләтебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисләре тудыра. Шулай ук әлеге тема буенча инстаграммда Теләче балалар китапханәсе битендә онлайн форматта презентация да тәкъдим ителде.
Бу бәйрәм 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән. Күкчә авыл клубында, китапханә белән берлектә, "Россия Дәүләтенең дан символы"дип исемләнгән чара үткәрелде. Клуб мөдире сүзләреннән балалар Россиянең үз флагы барлыгын, ул өч төстә һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын белделәр. Ак төс-тынычлык, чисталык; зәңгәр-ышаныч һәм даими төс; кызыл-энергия һәм көч. Балалар сорауларга җавап бирделәр, чара ахырында аппликация ясадылар