Атна буе тәрбиячеләр балалар белән бергә гөмбәләр турында рәсемнәр ясыйлар, шигырьләр укыйлар, табышмакларга җавап бирәләр, уеннарда катнашалар. Чараның максаты: гөмбәләр дөньясы турында сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
19 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Яблочный Спас - яблочко припас!» дигән исем астында халыкта Алма спасы дип аталучы христиан бәйрәме үтте. Шул удайдан китапханәдә «Яблочная фантазия в литературе» и «Хваленное яблочко в кулинарии» дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылды.
Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре керәшен карендәшләрен котлап видеокотлау әзерләделәр. Кунакка кайткан Нина Егорова барлык керәшен халкын бәйрәм белән котлады.
19 нчы август көнне Теләче урта мәктәбенә беренче сыйныфка керүче балалар
« Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында укучы сумкалары белән бүләкләнделәр. Булачак укучыларны Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Накыйпович, Татарстан Республикасы юл һәм транспорт министры урынбасары Щукин Артем Викторович , район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Хамидуллин Ильнур Хазинурович һәм район мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котладылар.
Балалар ике командага бүленделәр. Башта бер команда мәкальнең башын әйтте, ә икенче команда дәвам итте. Аннары командалар арасында мәкаль әйтү буенча ярыш игълан ителде. Бәйгедә дуслык җиңде.
Кече Мирәтәк авыл клубында 11 августтан 16 августка кадәр "Киновед киңәш бирә"дигән онлайн рубрика узды.
Чын хуҗабикәләр, хәтта иң гади ингредиентлар да иң тәмле ризыклар ясарга сәләтле. Бу бәйге нәкъ менә шундый хуҗабикәләр өчен иде.
Әлеге чара да 100 еллык тарихыбызда зур роль уйнаган шәхесләр тарихы белән танышырга була иде.
16 август көнне “Яманлыкның башы - наркотик” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Анда наркомания темасына кагылышлы китаплар, брошюралар куелды. Шул күргәзмә белән китапханәче “Тылсымлы энә” клубына йөрүче укучыларны таныштырды.
2020 нче елның 2 нче сентябрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә уза.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарыла: Теләче авылы, Ленин урамы. 46 нчы йорт.
Кабул итүгә дүшәмбедән җомга кадәр 9.00 cәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин.