Кемдер табигатьне фотога төшергән һәм таңны каршы алган , кемдер иртәнге сәфәрдә һәм йөгерү, чәчәкләр, күк йозен кадрга керткән. Акциядә катнашу-туган ягыбызда ышанычлы кешеләр һәм туган якны саклап яшәүчеләргә тагын бер кат рәхмәт белдерү мөмкинлеген биргән.
Балалар бу бәйрәмнең тарихы һәм үзенчәлекләре турында белделәр, уеннар уйнадылар, теләкләр теләп алмалар ашадылар.
Күп балаларның яраткан уенчыгы-Чебурашканың да туган көне бар икән бит. Шул уңайдан Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен, Чебурашка һәм аның дуслары турында китаплар иҗат иткән күренекле язучы Эдуард Успенский иҗатына багышланган, чара оештырылды. Балалар язучының китапларынан төзелгән күргәзмә белән таныштылар, аның китапларыннан иллюстрацияләр карадылар. Соңыннан тәрбияче Ярмиева З.М. балалар белән Эдуард Успенский әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясады. Балалар Чебурашка һәм Крокодил Гене турындагы әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, мультфильм карадылар, геройларны искә төшереп, алар юлыккан кызыклы вакыйгалардан бергәләшеп көлделәр.
19 август көнне Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Подвиг на Курской дуге» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Курск бәрелеше - Бөек Ватан сугышындагы иң әһәмиятле көрәшләрнең берсе, җиңүгә илткән хәлиткеч адым. Китапханәчеләр тәкъдим иткән китаплар ярдәмендә балалар немец-фашист гаскәрләренең җимергеч җиңелүе белән тәмамланган тарихи вакыйга белән тирәннән танышты. Аларда җанлы, образлы тел белән язылган бик күп кеше язмышлары сурәтләнә. Соңыннан чарада катнашучыларга Курск сугышы турында белешмәлекләр таратылды.
Катлаулы территорияләрдә процесс 2020 елның октябреннән 2021 елның июненә кадәр дәвам итәчәк. Барлык мәгълүмат шәхси формада тупланачак - исемнәр һәм фамилияләр, паспорт мәгълүматлары һәм башка яшерен мәгълүматлар юк. Росстат беренче башлангыч нәтиҗәләрне 2021 елның октябрендә бастырачак.
Хәзер районда вакытлыча җанисәп персоналын сайлау буенча эш алып барыла.
Әлеге дата уңаеннан 19 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Россия Флагы –безнең горурлыгыбыз” дигән темага әңгәмә укәрделәр. Максаты: балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү.
Баландыш авылы китапханәчесе балалар белән уен формасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Нинди гүзәл туган ягыбыз" дигән мәдәни чара уздырды.
Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. социаль участокларда балигъ булмаганнар белән «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру» технологиясе кысаларында «Үз иминлегеңнең хуҗасы бул» дигән төркемле дәрес үткәрде.
19 август көнне Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен Ленар Шәехның “Табигать күренешләре энциклопедиясе” дигэн китапка күзәтү үткәрделәр. Әлеге китапта җир шарындагы утыз табигать күренеше турында белешмә бирелгән. Балалар үзләре белгән табигать күренешләрен әйтеп күрсәттеләр, белмәгәннәре турында китаптан укып таныштылар. Һәр табигать күренешенә аерым тукталып шигырьләр укылды. Әлеге чара уен формасында – балаларга төрле сораулар биреп төгәлләнде.