Интернетта куркынычсызлык

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. социаль участокларда балигъ булмаганнар белән «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру» технологиясе кысаларында «Үз иминлегеңнең хуҗасы бул» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: бәйле тәртипне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру. Дәрес барышында балалар интернет-куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, интерактив әңгәмә барышында компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре турында белделәр. Дәрес ахырында катнашучылар анкета сорауларына җавап бирделәр, интернета үз-үзеңне тоту һәм тере аралашу өстенлеге турында белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International