Чебурашканың туган көне

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Күп балаларның яраткан уенчыгы-Чебурашканың да туган көне бар икән бит. Шул уңайдан Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен, Чебурашка һәм аның дуслары турында китаплар иҗат иткән күренекле язучы Эдуард Успенский иҗатына багышланган, чара оештырылды. Балалар язучының китапларынан төзелгән күргәзмә белән таныштылар, аның китапларыннан иллюстрацияләр карадылар. Соңыннан тәрбияче Ярмиева З.М. балалар белән Эдуард Успенский әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясады. Балалар Чебурашка һәм Крокодил Гене турындагы әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, мультфильм карадылар, геройларны искә төшереп, алар юлыккан кызыклы вакыйгалардан бергәләшеп көлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International