19 август көнне Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Подвиг на Курской дуге» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Курск бәрелеше - Бөек Ватан сугышындагы иң әһәмиятле көрәшләрнең берсе, җиңүгә илткән хәлиткеч адым. Китапханәчеләр тәкъдим иткән китаплар ярдәмендә балалар немец-фашист гаскәрләренең җимергеч җиңелүе белән тәмамланган тарихи вакыйга белән тирәннән танышты. Аларда җанлы, образлы тел белән язылган бик күп кеше язмышлары сурәтләнә. Соңыннан чарада катнашучыларга Курск сугышы турында белешмәлекләр таратылды.