ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстан АССРның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Аның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары журналистик язмалардан башлана. Язучыны яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар язучы иҗатының төп эчтәлеген тәшкил итәләр.

8 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында күренекле татар язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Зөлфәт Хәкимгә  60 яшь тулу уңаеннан күргәзмә оештырды һәм укучыларыбызны аның иҗаты белән таныштырды. Шулай ук балалар белән “Әкият – ул тылсым һәм могҗиза” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Биредә малайлар һәм кызлар татар халык әкиятләрен искә төшерделәр.

7  нче  август көнне Теләче урта мәктәбендә 5 нче  сыйныф укучыларының ата - аналары  җыелышлары  булып үтте. Җыелышта  мәктәп директоры  Хафизов Айнур Фирдавесович һәм директор  урынбасары  А.П.  Пашина   бишенче сыйныфларда   җитәкчеләре, укыту  планы, укытучылар  белән  таныштырдылар.

Бүген икенче август көнне балалар арасында велосипедта ирекле йөрү уздырылды.Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты.Чара саф һавада булу,сәламәтлекне ныгыту максатыннан үткәрелде.Балалар анда бик теләп катнаштылар.

6 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү уңаеннан “Без экстремизмга каршы” исемле темага балалар белән әңгәмә үткәрделәр.“Үзеңне ничек сакларга” исемле буклет белән таныштылар.

Чыннан да, авылыбызнын яшеллеккә күмелгән  инеш буйларына,челтерәп аккан чишмәләренә,тауларына сокланмый мөмкин түгел. Менә шул матурлыкны конкурста катнашучылар кәгазь битенә тошерделәр. Ахырдан җиңүчеләргә мәдәният йорты каршында  бүләкләр тапшырылды.

Бу атнада балалар безнең янәшәбездә нинди канатлы дуслар яшәве, кошларның ни өчен оялар төзүләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар өчен "Кошларга ничек ярдәм итәргә?», “Бу кайсы кошның тавышы?», "Кемдә нинди томшык" дигән  әңгәмәләр уздырылды.

Таганда чайкалу - балаларның яраткан күңел ачу чарасы. Күп кенә өлкәннәр дә ялларын шул рәвешле үткәрергә каршы түгел. 4 август көнне  Шармыш авыл клубы мөдире балаларны әлеге гадәти булмаган бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балалар белән уен программасы үткәрде.

5 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан,  “Светофорда кунакта” дип исемләнгән интелектуаль уен  үткәрделәр. Балалар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, юлда еш очрый торган киеренке хәллләрдән чыгу юлларын эзләделәр.

5 август көнне Шармыш авылында,  светофорның туган көнендә, светофорның барлыкка килү тарихы белән танышу, урамда, транспортта, ишегалдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү узган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International