ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул. 4 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга авыл чишмәсенә сәяхәт оештырдылар.  

Татарстан Республикасы Теләче районы Айдар авыл китапханәсе "Шатлык бүләк итә торган матурлык" исемле төбәкара челтәрле акциягә кушылды. Акция экологик тәрбия бирү һәм әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Акциянең оештыручысы - Башкортстан Республикасы «Чишмә районы җирлекара китапханәсе»

5 август - күренекле татар язучысы, драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Габделхак кызы Маликованың тууына 85 яшь.Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кояшка тиң гомер” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Халыкара светофор көне ел саен 5 августта, беренче эшләүче светофор урнаштырылган көнне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен тагын бер мөмкинлек. Чална авыл җирлеге китапханәсе "юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" викторинасы сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Шармыш авыл китапханәчесе «Почемучки» клубы балалары белән юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерергә булдылар, тәкъдим ителгән сылтама буенча уздылар һәм барлык сорауларга дөрес җавап бирделәр. Викторина сорауларына җавап биреп, без балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәр кеше белергә һәм үтәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Әгәр барысы да бер-береңә ышанычлы һәм игътибарлы юлда булса, авария күпкә азрак булачак.

Чәчәкләр табигатьнең искиткеч гузәл бизәкләре. Әлеге чара балаларның  чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү, мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү, кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү максатыннан оештырылган иде. “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән чәчәкләр турында әңгәмә үткәрелде. Алар бүлмә гөлләре, бакча чәчәкләре турында кызыклы мәгълүматлар, һәм үстеру буенча торле киңәшләр ишеттеләр.

Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Балаларда сәламәтлекне саклау, аны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 4 август көнне  Максабаш авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  “Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга әлеге темага презентация курсәтелде, сәламәтлек турында кызыклы шигырьләр укылды. Соңыннан балалар белән хәрәкәтле уеннар уйналды.

Баландыш авыл китапханәсе бу акциягә кушылды. Заббарова Гөлнара кызына уку өчен Михаил Юрьевич Лермонтовның "Бородино" шигырен сайлады. Языдырылган видео „Инстаграм“ һәм „ВКонтакте“ социаль челтәрләренә #читаемдетямрт хештегы астында урнаштырылды.

Баландыш авылы китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә «Әдәби марафон» бөтенроссия онлайн-проектында катнашып, Диплом белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе  "ЛЕТО БЫВАЕТ РАЗНОЕ!" дип исемләнгән виртуаль акциядә катнашып, Свидетельствога ия булды. Акциянең рәсми оештыручысы булып Миасс шәһәренең 3 нче филиал-китапханәсе  тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International