ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Теләче районы Айдар авыл китапханәсе "Китаплы пикник" дип исемләнгән челтәрле акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - Агап районы балалар китапханәсе.

Библиотекарь Среднемешинской сельской библиотеки Мухаметшина Гульфия Исмагиловна награждена Дипломом за активное участие в XI Всемирном марафоне чтецов.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган  авылым – Күкчә” дип исемләнгән онлайн фотоконкурс игълан иткән иде, авылыбыз табигатенең матурлыгын тасфирлаган фотоларга йомгак ясап җиңүчеләрне билгеләделәр һәм  катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Акцияне оештыручылар: Башкортстан Республикасы Бәләбәй районы «үзәк җирлекара китапханәсе» МАУК балалар бүлеге белән 3 нче авыл китапханәсе.

Ачы авыл китапханәсе "Морской литературный полк" челтәрле акциясендә катнашып Дипломга лаек булды. Акцияне оештыручы – Н.И. Рыжков исемендәге фәнни-тарихи китапханә. Акция диңгез флоты көненә багышланган иде.

Финалга чыгучылар   арасында безнең теләчелеләр дә, укытучылар, китапханәчеләр дә бар. Шулай ук марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы да актив катнашып Дипломга лаек булды.

Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына әзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең  тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.

1 август  көнне Шәтке авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре “Шарлама” чишмәсендә корбан ашы уздырдылар.  Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә-тирәдәгеләреңә шатлык-һидаять бүләк итү ае ул.


8
август, 2020 ел
шимбә

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, ә хәзерге заман кешесенең яшәешен тормыш уңайлыкларыннан башка күз алдына китереп булмый.

Бу көн - һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү - бу тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала. Физкультурачы көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да - аларга катнашучыларны күбрәк тарту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International