Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында @minselkhozprod_rt районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләнелде.
Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Инде бүген үк, әйтик, космос рәсемнәре нигезендә төзелгән һәм даими яңартылып торган карталар буенча басуларның урып-җыюга әзерме-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин.
30 нчы июль көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль район Советының 39 нчы утырышы узды. Утырыш эшендә Теләче районы прокуроры, район эчке эшләр бүлеге вәкиле, оешма предприятие җитәкчеләре катнаштылар.
Сезне чын күңелдән Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга тарта, тарихыбызга, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләргә тугъры кала һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Гает җир йөзендә адәм балалырының каны түгелергә тиеш түгеллеген искәртә, сабырлыкка, диндарлыкка өнди.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 29 июленнән 12 августына кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина Альбина Альберт кызы "Минем гаиләм" дип исемләнгән челтәрле акциясендә катнашты һәм Сертификат белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы – Луганск шәһәренең балалар Үзәк китапханәсе.
Балаларда сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, үзләрен һәрьяклап үстерүгә, физик культура белән актив шөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү, аларның ихтыяр көчен, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, 18 июль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә “Физкультура белән дуслыгым нык, ул бирә көч, кыюлык” дип исемләнгән фитнес- сәгать үткәрелде. Балалар сәламәтлек темасына караган күргәзмә белән таныштылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Китапханәче балаларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштырды, чара ахырында “Сау – сәламәт булыйк дуслар” дип исемләнгән буклетлар өләшенде.
“Нәрсә ул Туган ил? Ул-синең әтиең,әниең,апаң,энең,сеңлең,әбиең,бабаң.Ул-синең туган,яшәгән йортың,урамың,шәһәрең,авылың.Ул-синең сулаган һаваң,басып йөргән жирең.Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез-Татарстан Республикасы”. Балыклы авылы мәдәният йорты каршында 18 нче июль көнне уткән ,,Куп гасырлар кичкән данлы илем!,, дип исемләнгән интеллектуаль уен шушы сүзләр белән башланып китте.ТАССРның 100 еллыгы,туган якка мәхәббәт тәбияләү максатыннан үткәрелгән чарада,балалар республикабызның тарихы,данлыклы шәхесләре турындагы сорауларга жавап биреп,үзләре дә файдалы мәгълүматлар алдылар.Ахырдан бүләкләр тапшырылды.
Конкурста авыл халкы бик теләп һәм яратып катнашты. Әлеге чара йорт хуҗасының уңган,булган һәм никадәр фантазиягә бай икәнлеген күрсәтте. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
17 июль көнне Теләче ял паркында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район Беренчелегенең финал уеннары булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча:
Балаларда гражданлык мәдәнияте нигезләрен формалаштыру өчен балаларга туган якның мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияләү бик мөһим, чөнки нәкъ менә шул нигездә патриотизм тәрбияләнә.11 июль көнне Ачы мәдәният йортында балалар белән «Мемо -Россиянең истәлекле урыннары» дигән уен үткәрелде.