ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

13 июльдән  16 июль көннәрендә  Кече Мирәтәк авыл клубы мөдире  Радик Галимов  “Туган як матурлыгы” дип исемләнгән онлайн фото -бәйге уздырган.

15 июль көнне Югары Мәтәскә авыл клубы каршындагы мәйданчыкта “Чәчәкле җәй” дип  исемләнгән рәсем ясау бәйгесе уздырганнар.

         Теләче районында урнашкан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып яшәу шартлары белән танышып кайтты. Бүгенге көндә Теләче районында ялгыз яшәүче 395 өлкән яшьтәге гражданнар яши. Белгечләр 196 гражданны тикшерде.

Зур булмаган тантаналы чаралар көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, тирә-юньдәгеләр өчен шатлыклы чаралар оештырырга мөмкинлек бирә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе-ел саен 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне. Шул уңайдан, Олы Тиләҗе, Олы Мишә һәм Кече Мирәтәк  авыл мәдәният йортларында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

Гомуми чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Росстат 2020 елның октябренә планлаштырылган Бөтенроссия халык санын алу вакытын күчерергә тәкъдим итте. Агымдагы елның 27 июнендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2021 елның апреленә халык санын алуны күчерү турында карар имзалады.

Ел саен Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу буенча конкурсларда катнашалар.

Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова А.Г., драматург, публицист Т. А. Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Үзебеә сайлаган язмыш» төбәкара акциясендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова һәм китапханәнең актив китап укучысы Ф.Фаляхова ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең "Сәхнә" журналы редакциясе оештырган "Әдәби Татарстан" әдәби-театраль фестивалендә катнашып, лауреат Дипломнарына лаек булдылар.

Әлеге челлендж  кысаларында авылдашларыбыз туган авылыбызның гүзәллеген, матурлыгын тасвирлаган, аның бүгенгесен чагылдырган позитив форматта үзе төшергән  видео һәм фотосурәтләрне Казаклар авылы китапханәсенең Вк һәм инстаграм социаль челтәрләрендә җибәреп бардылар.

 Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” исемле  видеоязмасы белән "Китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә” - фестивалендә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Әлеге фестивальнең максаты – әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Оештыручылары -   «ТАТМЕДИА» АҖ, "Сәхнә” журналы редакциясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International