ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында" дигән челтәрле акциядә катнашып Диплом алды. Акциянең оештыручысы - Башкортстан Республикасы Бәләбәй районының 3 нче номерлы балалар бүлеге китапханәсе.

16 нчы июль   көнне   Теләче урта  мәктәбендә   чыгарылыш  сыйныф укучылары  химия һәм җәмгыять белеменнән     бердәм  дәүләт имтиханнары  тапшырдылар.   Алда  сынаулар  дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары  20 июльдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр.  22 -23 июль көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә.  Имтиханнар санитария  – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез!

Алан авылы жирлеге, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Юсуповның 95 яшьлек якты истәлегенә багышлап, татар җырын      башкаручылар арасында  "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән иҗат фестивален игьлан итә.

Ярыш барышында балалар үзләренең тизлекләрен тикшереп, дуслык мөнәсәбәтләрен туплаганнар.

15 июль көнне  Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм  социаль челтәр битендә экологик теманы чагылдырган “Табигатьне яхшы бел” дип исемләнгән квест-уен тәкъдим итте.

15 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә татар балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Иң якын дускаем, киңәшчем, ул - китап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Юбиляр язучының күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре, андагы геройлар өчен борчылырга, якыннарыбызга карата яхшы мөнәсәбәттә, мәрхәмәтле һәм риясыз булырга өйрәтә. Аларның һәркайсының үз холкы, үз язмышы, укучыга үз юлы бар.

Онлайн-викторина Вологда өлкәсе Юров филиалының Минькин бүлеге тарафыннан оештырылды.

Шармыш авыл китапханәсенең «Почемучки» клубы балалары өчен «мавыктыргыч этикет турында» әңгәмә үткәрелде. Балаларны этикет тарихы белән таныштырдылар. Этикетның элек нинди кагыйдәләре булуы һәм үткәндә калуы, ә аларның кайсылары безнең көннәргә кадәр барып җитүе турында.

Җәйге каникулларның һәр сәгате, һәр көне искиткеч һәм кабатланмас!

Урта Мишә авылы китапханәчесе “Ачык һавада әкият укыйбыз” исеме астында балалар белән әкиятләр кычкырып укыдылар. Китапны кычкырып уку балаларга тел байлыгын арттыру, хәтерне һәм игътибарны яхшырту өчен файдалы. Балалар әлеге укуларда бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International