Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы.
Читатели с удовольствием принимают участие в данной акции.
Татарстан Республикасы Зәй шәһәре «ҮКС» МБУКНЕҢ 5 нче филиалы Бохарай авыл китапханәсе "О хәрефе" онлайн-кроссворд узарга чакыра.
Гаилә – ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, анннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета - журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Сез, мөгаен, Ватан язучысы Николай Носов иҗат иткән айда белмәүнең маҗаралары турында әкияти хикәятне укырсыздыр, ул кечкенә укучыларны үз гамәлләре турында уйларга һәм аларның нәтиҗәләре өчен җавап бирүдән курыкмаска чакыра. Әсәрнең авторы әйткән төп фикер гади - әгәр синең янәшәңдә дусларың булса, синең барысы да килеп чыга һәм сиңа берни дә куркыныч түгел.
Ачы авыл китапханәсе Л. Кассильнең тууына 115 ел тулуга багышланган "Выдающийся мастер слова", "Читаем вместе Льва Кассиля" дип исемләнгән акцияләрдә катнашты һәм Сертификатларга ия булды.
14 июль көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты, укучылар белән берлектә "Челтерәгез чишмәләр" дип исемләнгән экологик маршрутны башлап җибәрделәр. Маршрут балаларны табигатебезнең байлыгы-авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Беренче тукталышыбыз - “Түбән оч чишмәсе”. Балалар чишмә тарихы белән таныштылар, чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар. Чишмә буенда, авылыбыз тирә-юнендә үскән дару үләннәре турында да мәгълүмат алдылар, китаплар укыдылар, табышмакларга җаваплар табып, уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
13 нчы июль көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм физика фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 16 нчы июль көнне химия һәм җәмгыять белеменнән, 20 июльдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр. 22 -23 июль көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә. Имтиханнар санитария – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!
Петр һәм Феврония көнен бәйрәм итү традициясе Муромда әле 1990 елларда ук барлыкка килә, әмма бәйрәм рәсми булмаган төстә билгеләп үтелә. 2008 елда бәйрәм рәсми төстә узды, һәм хәзер ул бөтен Россия буенча билгеләп үтелә.
Ачы авыл китапханәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган акцияләрдә катнашты.