ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!

Катнашучылар яраткан әсәрләреннән өзек укып видео яздырдылар. Шул видеоязмалар Теләче җирлекара китапханәсенең Инстаграм социаль челтәр битендә урнаштырып барыла.

Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” рубрикасы кысаларында Татарстанның халык артисткасы, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы Нәфисә Василовага багышланган видео-презентация эшләнде.

Бәйрәмнең максаты балаларда патриотик хисләр  тәрбияләу иде. Балалар биеделәр, җыраладылар,шулай ук асфальтта ,комда рәсем ясау конкурсы бик кызыклы үтте , альбом битенә ясаган рәсемнәрдән тәрәзәдә күргәзмә оештырылды .

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Красноярск өлкәсе Комск авыл җирлегенең Новоселовск китапханәсе үткәргән “Моя любовь - моя Россия” исемле челтәрле акциядә катнашып Сертификатка ия булды.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында халык саны 3 902 642 кеше тәшкил итә, безнең республика Россия Федерациясе субъектлары арасында халык саны буенча 8 урында тора. Халык тыгызлыгы-57,52 кеше/ 1 кв. км. шәһәр халкы-76,63%. Халык саны буенча Казан шәһәре алда бара. Татарстан-Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, 173тән артык милләт вәкилләре республика территориясендә яши.

Күргәзмәдә Россия тарихы, рус халкының гореф-гадәтләре, дәүләт символикасы турында китаплар урын алды. Ял һәм мәдәният паркында буклетлар таратылды.

   Шулай ук социаль челтәрдә «Что я знаю о России?” исемле онлайн - викторина, “Час поэзии” рубрикасы кысаларында Россия, туган ил турында шигырьләр тәкъдим ителде.

2020 елның 6 июнендә Россиядә «Читаем Пушкина вместе» Х Халыкара акциясе узды. Акция бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан үткәрелде һәм аның максаты: балаларны, яшүсмерләрне рус классик әдәбиятен укырга җәлеп итү. Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары белән берлектә әлеге акциягә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде.

Әлеге күргәзмә укучыларга диңгездә яшәүчеләргә, су асты дөньясы серләренә, диңгезчеләргә һәм, әлбәттә, гадәти булмаган диңгез маҗараларына багышланган китап битләренә сәяхәт кылырга тәкъдим итә. Ж. Вернның «20 тысяч лье под водой», Б. Житковның «Морские истории», Д. Лухмановның «Жизнь моряка», А Беляевның «Человек-амфибия» кебек диңгез маҗаралары турында нәфис әсәрләре әнә шундыйлардан.

 «Почемучки» клубы балалары бу көнгә рәсемнәр ясадылар һәм аларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр.

Урта Мишә авылы китапханәсе укучысы Мухамедзянов Камил  А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Сказка о рыбаке и рыбке” әсәре белән шигъри онлайн марафонда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International