ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан, Нижневартовск шәһәренең 7 нче номерлы балалар китапханәсе уткәргән “Славим Пушкина” исемле акциядә катнашып Ибрагимов Рөстәм Диплом белән буләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И.

Алан авылы китапханәчесе  Хисамиева Гөлназ Әгъзәм кызы “Авылым гүзәллеге” Бөтендөнья онлайн-конкурсында катнашып,дипломга ия булды.Конкурс татар авылларының тарихын яктыртуга багышланган һәм аны Татнетны үстерү фонды оештырды.

 

9 июнь көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында,  кече һәм урта яшьтәге балалар өчен «Минем Ватаным - Россия!» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балаларга Россиянең символлары (герб, флаг, гимн) турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат бирелде. Викторинада катнашучыларга дәүләтебез гербы турында сөйләнде, шулай ук гасырлар дәвамында гербның үсеш тарихы аңлатылды. Китапханәче Россия флагы турында кызыклы фактлар, вакытлар үтү белән аның ничек үзгәрүе һәм хәзерге заман триколорының төсләре турында аңлатты.

 Шулай ук, Россия көне алдыннан балалар китапханәсендә «Минем Ватаным - Россия!» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда дәүләтебезнең тарихын һәм илебезнең хәзергесен чагылдыручы әдәбият тәкъдим ителде.

Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне-ул планетада яшәүче һәр кешегә табигатьне саклауның мөһимлеген җиткеру. Әйләнә-тирә мохит кешене булдырды, шул ук вакытта кеше һәр көнне әйләнә-тирә мохит булдыра. Бу көн уңаеннан Баландыш авылы китапханәчесе «Табигатьне саклау – димәк Ватанны саклау! " дигән видеоролик әзерләде.

6 июнь - Россиядә Пушкин көне  (Рус теле көне) уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе Вконтакте  социаль челтәрендә «Әйдәгез Пушкинны укыйк!» дигэн онлайн шигъри марафон оештырды.  Акцияне китапханә укучылары да хуплады. Балалар бик теләп А. С. Пушкинның   шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Урта Мишә авылы китапханәсе укучысы Мухамедзянов Камил  А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Сказка о рыбаке и рыбке” әсәре белән шигъри онлайн марафонда катнашты.

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе үзенең укучылары арасында онлайн рәвештә «Сиянье Пушкинских стихов» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде. Биредә Пушкинның танылган шигырьләре һәм әсәрләреннән сюжетлар яңгырады. Мондый укулар балаларның белемнәрен ныгытырга һәм поэзиягә булган мәхәббәтләрен арттырырга ярдәм итә. Әлеге чарада Пушкин шигырьләрен һәм аның китапларыннан өзекләр укып видеога төшереп җибәргән 8 актив укучы катнашты. Барлык катнашучылар да Дипломнар белән бүләкләнде.

Безнең балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгының  профилактика эшләре  буенча  Саба  Һэм Теләче районнарының өлкән инспекторы Тимерханов Л.М катнашында онлайн шөгыль  булып узды.Әңгәмэ –шөгыль  бик  кызыклы узды. Тимерханов Л. М. янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде .

6 июнь - А.С.Пушкин туган көн. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәчесе "А.С.Пушкин әсәрләре - безнең рәсемнәрдә" исемле конкурс үткәрде. Әлеге рәсемнәр Вконтакте социаль челтәрендә яктыртылды.

Ачы авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган күп кенә челтәр акцияләрендә, викториналарда, флешбукларда катнашты. Катнашкан өчен Дипломнар һәм Сертификатлар белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International