Теләче муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы коллективны социаль хезмәткәр көне белән котлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Теләче муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәмне җылы дустанә шартларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылардан видеороликлар карау белән билгеләп үттеләр.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия “Фото – история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып, Сертификат алды. Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.
2020 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, А.С.Пушкин исемендәге шәһәрнең үзәк китапханәсе игълан иткән иткән «Читать. Помнить. Чтить» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авылы китапханәсе “Поэтическая память о войне” дип исемләнгән конкурста катнашты. Әлеге конкурста китапханәнең актив китап укучысы Абдуллина Сөмбелә Муса Җәлилнең” Кызыл ромашка” шигырен укыды. Конкурста катнашып сертификатка һәм рәхмәт хатына ия булдылар.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Илеш районында туып-үскән шагыйрь, публицист, сәясәт эшлеклесе Р. Миңнуллин истәлегенә багышланган «Роберт Миңнуллинның яраткан әсәрләре битләре буйлап» дигән челтәрле акция кысаларында үткәрелгән рәсем конкурсында катнашты. Конкурста Гильмутдинова Әминәнең рәсеме урын алды һәм Сертификатка ия булды.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия Белгород өлкәсе Валуйск шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган «Китап аша балачак дөньясына» исемле китапханәара челтәрле акциясендә катнашып Дипломга ия булды.
Аксубай үзәк китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан игълан иткән “Знатоки истории Татарстана” дип исемләнгән онлайн-викторинада катнашып Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия дипломга лаек булды.
Казаклар авылы китапханәсе Россиядә Пушкин көненә багышланган "Пушкинны данлыйбыз" дигән челтәрле акциядә катнашты. Казаклар авылы китапханәсе укучылары Шакирова Алия һәм Заһиров Илназ "Руслан һәм Людмила" поэмасыннан өзекләр укыдылар. Акциянең оештыручысы – Түбән Вартовск шәһәренең 7 нче балалар-яшүсмерләр китапханәсе.
Казаклар авыл китапханәсе «Хәтер һәм дан елы»н бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Детства звонкий голосок» дигән челтәрле акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы - М. А. Шолохов исемендәге китапханә Шахта шәһәре.
Шармыш авыл китапханәсе Пушкин көненә багышланган «Сиянье пушкинских стихов» дип исемләнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларны оештырды.