Түбән Вартовск шәһәре балалар-яшүсмерләр китапханәсе оештырган "Пушкинны данлыйбыз" челтәрле акциясенә кушылып Шармыш авыл китапханәсе 40 нчы гимназиянең 1 сыйныф укучысы Җәләлетдинов Әмир укыган «Мин үземә һәйкәл ясаучы» әсәрен тәкъдим итте.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Пушкин көненә багышланган «Пушкин геройларының әдәби полкы» исемле акциядә катнашып, Диплом алды. Акцияне оештыручы-«Прохорово кыры»нда Н.И.Рыжков исемендәге фәнни-тарихи китапханәсе.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Пушкин көненә багышланган «Он считал своим долгом быть влюбленным» исемле төбәкара челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка булды. Акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш җирлекара китапханәсе»нең Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсе.
Теләче муниципаль районы Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Калуга өлкәсе "Юхновка җирлекара китапханәсе"нең Плосковой авыл китапханәсе оештырган “Любимые строки поэта” исемле акциядә катнашып Сертификатка ия булды.
2020 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кызлар депутатларының «Шәфкать» берләшмәсе ярдәме белән «Игелек кыл " хәйрия акциясе узды»
Акция социаль хезмәткәр көненә багышланды.
6 июнь көнне, 221 ел элек, Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин дөньяга килгән. Бөек рус шагыйре Александр Пушкин рус һәм бөтендөнья әдәбиятында гаять зур мирас калдырган шагыйрь һәм язучы. Аның шигырьләре күнелгә кереп урнаша да без аларны гомер буена онытмыйбыз. Чын мәгънәсендә халык шагыйре Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре илебезнең һәм бөтендөнья әдәбиятының алтын фонды булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре катнашында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча эшче киңәшмә узды.
5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтәләр. Аңа 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан нигез салына һәм шул чордан бирле ул бөтен дөнья белән ел саен искә алына..Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәчесе Вконтакте социаль челтәр битендә онлайн күргәзмә урнаштырды.
Күкчә авылы китапханәчесе Сәлахова Илсөяр “Фото- история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып Сертификатка лаек булды. Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.
2020 елның 5 июненнән 19 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башлану чорында балалар ялын күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә караган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылды.