Катлаулы санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, дәүләт ярдәме чаралары исемлеге киңәйтелде, алар белән Сез презентациядә таныша аласыз.
Теләче җирлекара китапханәсе Instagram социаль челтәр битендә А.С. Пушкинның тууына 221 ел тулу уңаеннан әдәби викторина игълан итте.
Ачы авыл китапханәсе «Пестов МЦБС» МБУК В. Н. Ганичев исемендәге җирлекара үзәк китапханә тарафыннан оештырылган «Бөтен дөнья — китапханә» челтәрле акциясенә кушылды.. Китапханәче һөнәре - эшкә мәхәббәт, фидакарьлек, күңел көче таләп итә торган иң игелекле һөнәрләрнең берсе.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә “Файдалы минут” рубрикасы кысаларында әдәби викторина үткәрде. Викторинада катнашучыларыбыз язучыларны портретларыннан танып дөрес җавапларын яздылар.
"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия Шайдулла кызы Диплом белән бүләкләнде.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә туры эфирда якташ язучыларыбызга багышланаган интеллектуаль уен үткәрде.
4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмының пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район кулланучылар кооперативлары җитәкчеләренә яңа автолавкалардан ачкычлар тапшырды.
Сәүдә нокталарына килгәндә саклану чараларын куллануыгыз сорала, (резин перчаткалар һәм маскалар) бу катгый тәлапләрнең берсе. Бу таләпне үтәү мәҗбүри. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әледән - әле рейдлар ясап торачак. Һәм алар тарафыннан хокук бозучыларга административ беркетмә ләр төзелә. Барыбыз да исән-сау булыйк.
Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбыз күбесенчә уйнап, әкиятләр тыңлап уза. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе "Бәхетле балачак илендә" онлайн фото-акция уздырды. Нәни китап укучыларыбыз китап белән төшкән кызыклы фотосурәтләрен безгә тәкъдим иттеләр.