Баландыш авыл китапханәсе 24 - 26 апрельне Тукай көннәре дип игълан итте һәм челтәрле "Шигъри флешмоб" оештырды. Г.Тукай шигырьләрен сөйләп бу флешмобта 8 бала катнашты.
Баландыш авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә" дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен тәкъдим итте.
Баландыш авыл китапханәчесе Татар кыш бабае Инстаграмм битендә оештырылган Г.Тукай шигырен яхшы сөйләү конкурсына Мубаракшина Чулпанның "Туган тел" шигырен урнаштырды.
“Юбилей мозаикасы” - 2020 ел юбиляр китапларына багышланган иде. Флешбукны оештыручы - Белореченск яшүсмерләр китапханәсе.
Шул уңайдан безнең Шәдке балалар бакчасында да Тукайга багышланган атналык булып үтте. Балалар шигырьләр яттан өйрәнгәннәр, рәсем ясаганнар.
Ачы авыл китапханәсе “Маленькие герои большой войны” исемле челтәр акциясендә катнашты һәм Сертификат белән бүләкләнде. Акцияне оештыручы – Удовиченко исемендәге үзәк балалар китапханәсе.
Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 20нче апрельдән башлап 25 апрельгә кадәр дистанцион рәвештә Тукай атналыгы оештырылды. Атна дәвамында балаларга тәрбияче апалары әти-әниләре белән бергәләп, язучының әкиятләрен, шигырьләрен искә төшерергә һәм интернет челтәре аша, Г.Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән, мультфильмнар карарга тәкъдим итте. Каралган һәм укылган әсәрләр буенча балалар эти-әниләре белән берлектә рәсемнәр ясадылар. Шулай ук атналык дәвамында “Без Тукайны сөйлибез” исеме астында онлайн эстафета үтте: һәр төркем балалары Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләде. Барлык гаиләләр дә атналык та актив катнаштылар.
Дөнья пролетариаты юлбашчысы, марксизм теоретигы һәм социалистик дәүләт тарихында беренче кеше. Ленин - Россия тарихы өчен тигез дәрәҗәдә танылган һәм төрле мәгънәдәге фигура. Владимир Ульянов (Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Сембердә халык училищелары инспекторы гаиләсендә туа.
Көнчыгыш һәм Европа әдәбиятларының күп гасырлык идея - эстетик традицияләрен дәвам итеп, үз милли чыганакларына һәм телдәге халык иҗатының тере чишмәләренә таянып, ул шигъри мәктәп төзеде.
Ачы авыл китапханәсе «Тукайны бергә укыйбыз» төбәкара челтәр акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Ачы авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Шигъри сабантуй» челтәр акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.