Тукай атналыгы оештырылды.

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, 20нче апрельдән башлап 25 апрельгә кадәр дистанцион рәвештә Тукай атналыгы оештырылды. Атна дәвамында балаларга тәрбияче апалары әти-әниләре белән бергәләп, язучының әкиятләрен, шигырьләрен искә төшерергә һәм интернет челтәре аша, Г.Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән, мультфильмнар карарга тәкъдим итте. Каралган һәм укылган әсәрләр буенча балалар эти-әниләре белән берлектә рәсемнәр ясадылар. Шулай ук атналык дәвамында “Без Тукайны сөйлибез” исеме астында онлайн эстафета үтте: һәр төркем балалары Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләде. Барлык гаиләләр дә атналык та актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International