ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсендә  башлангыч класс укучылары белән “Экстремизм һәм терроризм иминлек өлкәсендә төп куркыныч тудыручылар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар дуслык ул бер –береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды. Чараның икенче өлешендә балаларга “Сак бул – экстремизм!”- дип исемләнгән  компьютер презентациясе күрсәтелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә”дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә. 23 февраль көнне  Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында район фестивале кысаларында «Жиңү кайтавазы мәнгелек» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт оештырылды. Концерт Бөек Ватан сугышы башлану, сугышка китү, сугыштагы солдат тормышы, тыл хезмәтчәннәренең тылдагы тормышы кебек театраль күренешләр, Максабаш, Югары Кибәхуҗа авыллары үзешчәннәре һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

В честь этой юбилейной годовщины их поздравили Глава Айдаровского  сельского  поселения Хазиев Рифат Рашитович и начальник   Управления Пенсионного фонда  Мугтасимов   Марат Мазитович вручив памятный подарок и букет цветов.

Ватанга хезмәт итү ул — халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигәнне аңлата. 23 февраль  — батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Быел әлеге бәйрәм халкыбыз өчен икеләтә мөһим, чөнки агымдагы елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 22 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән театральләштерелгән концерт оештырылды.

Аны саклау безнең аңа мөнәсәбәтебездән тора. 28 февраль көнне Әбде авыл китапханәсе наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган «Жизнь прекрасна – не рискуй напрасно» дип исемләнгән наркотикларга каршы акциясенә багышланган чара үткәрде. Балалар рәсемнәр ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.  Соңыннан балалар белешмәлекләр һәм буклетлар алдылар.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 27 февраль көнне Шармыш авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә «История расскажет  всё  о ТАССР» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү чарасы үткәрелде.  Чарада катнашучыларга республикабызның тарихы, илебезнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Туган як табигате турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Теләче муниципаль районында туып-үскән язучыларны искә алдылар. Шулай ук бу датага «Дорожи своей историей» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә Татарстан тарихының төп этапларын чагылдырган тарихи-туган якны өйрәнү әдәбияты тәкъдим ителде.

Теләче урта мәктәбе укучылары  Вәкказова Зәлия һәм  һәм Мараков Ислам Татар китабы йорты тарафыннан оештырылган,  “ Туган тел ул ” гә багышланган халыкара флешмобта актив катнаштылар һәм җиңү яуладылар.  Укучыларны  конкурска  татар теле һәм  әдәбияты укытучысы   З.Н. Әсәдуллина   әзерләде. Котлыйбыз!

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, 2020 елның 27 февралендә Шармыш авылында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Н. Н медалләрне Степановага Е.И., Дмитриевага Л.А. Данилинага А.Н., Савельевага А.М., Фомичевага М., Пашагинага М.Н. һәм Шашабринага А.Ф.  тапшырды.

27 февраль көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында"Чаңгы юлы - сабыйларга" дип исемләнгән чаңгы ярышы булып узды. Баландыш төп мәктәбе командасы составында Саруханян М., Заббарова Ф., Гайнетдинов Р. һәм Хәйретдинов И. Катнаштылар.  4 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов И.  1 нче урынны яулады. Команда гомумкоманда зачетында 4 нче урынга лаек булды .  Котлыйбыз!

22 февраль көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Татьяна Романова һәм Лидия Петровалар, Илья һәм Анна Васильевларның бергә яшәүләренә 50 ел «Пар сукмактан — Алтын туйга» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Юбилярларны район никах теркәү идарәсе җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатиповна, туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләделәр. Кичә бик матур котлаулар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп алып барылды. Музыкаль кичә җылы, күңелле бәйрәм атмосферасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International