Музыкаль кичә үткәрделәр.

2020 елның 28 феврале, җомга

22 февраль көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Татьяна Романова һәм Лидия Петровалар, Илья һәм Анна Васильевларның бергә яшәүләренә 50 ел «Пар сукмактан — Алтын туйга» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Юбилярларны район никах теркәү идарәсе җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатиповна, туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләделәр. Кичә бик матур котлаулар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп алып барылды. Музыкаль кичә җылы, күңелле бәйрәм атмосферасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International