ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсе  балалар  өчен  кызыклы чаралар үткәрде. 5 гыйнвар көнне китапханәче  балаларга "Китапларда ел символы” исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 январь көнне  Баландыш мәдәният йортында Балалар киносы көне уңаеннан укучы балалар өчен зур экранда “Җәнлекләр патшасы” дип исемләнгән мультфильм күрсәтелде.

 

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны, 2020 ел символы булган тычканны  тасвирладылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

Бәйрәм чарасы төрле әкият геройлары белән очрашу, кызыклы уеннар  белән дәвам итте. Тамаша катнашучыларга бик ошады.

Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай  барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәм ахырында лотарея уйнадылар.

Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эш алып бару, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсен балаларга аңлату мәдәният хезмәткәрләренең  төп бурычы булып санала.  Шул уңайдан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында  “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы”- дигән исем белән төрле сыйныф укучылары катнашында әңгәмә-кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга кыскача терроризм һәм экстремизмг турында  аңлатып үттеләр.

Кышкы каникуллар артта калды. Теләче урта мәктәбе укучылары, сәламәтлекләрен ныгытып укырга килделәр. Каникулдан  соң укый башлауның  авырлыгын истә тотып, югары категорияле математика  укытучысы  Иванова   Екатерина  Владимировна дәресләрне кызыклы  һәм эчтәлекле итеп  укытырга тырыша.

Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, 4 январь көнне Урта Мишә авыл клубында  “Хуш киләсең, Яңа ел!”-дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар һәм җыр-бию программасы белән үреп алып барылды.

Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International