ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Балалар өчен төрле күңелле  уеннар оештырылып, табышмакларга җаваплар әйтелде, кызыклы сораулар бирелде. Кичә ахырында балаларга китаплар тәкъдим ителде.

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул...

“Мәкальләребез турында” дип аталучы 1 бүлектә (Мәкаль дип нәрсә атала?, мәкальләр ничек барлыкка килгән?..) кыскача мәгълүмат бирелде. 2 бүлектә мәкальләр укылды, “Мәкальне дәвам ит” дигән уен оештырылды.

Яхъя Габдулла улы Абдуллин Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Казан юридик институтын (1952) һәм КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1957) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-1959 елларда ул Казанда партия эшендә була. 1959-1971 елларда Казан ветеринария институтында укыта. 1971-1996 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982-1986), баш фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Яхъя Габдулла улы 1997-2001 елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре була.

Әңгәмә вакытында балалар үзләренең шатлыкларын бүлештеләр.Кыш бабай нәрсә алып килгән, кунакка кая барганнар һ.б. Әңгәмәдән чыгып шуны әйтәсе килә, балалар яңа ел каникулын файдалы һәм кызыклы итеп үткәргәннәр.

Кыш айларында балалар белән бозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик чаралар уздыру актуаль булып тора. Бу чаралар барышында бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында гына түгел, ә сулыклар янында үз-үзңне тоту буенча  мәгълүмат бирелә.

9 гыйнвар көнне галим, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор , ТФА шәрефле академигы, Шиһабетдин Мәрҗәни  исемендәге  бүләк иясе , Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның  тууына – 100 ел тулу уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Яхъя Абдуллинның иҗатын яктырткан китаплары урын алды.

Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Яңа ел килгән безгә!” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты. Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе-болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!

2 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр Баландыш авыл китапханәсе китапның яшь дусларын вакытны бергә һәм файдалы уздыру өчен үзенә чакырды. Бу көннәрдә балалар китапханәгә барып, китаплар, журналлар, яңа әсәрләр белән таныша алдылар. 

4 нче гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары илендә" дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрелде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International