2020 елның 10 январенда, Үзәк авыл җирлеге территориясендәге авыл мәдәният йортында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлеге чикле балалары булган гаиләләр өчен "Наз” Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Кыш бабайга Открытка” акциясендә катнашкан балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
9 январь көнне Сауш авылы китапханәсендә язучы, журналист Диләрә Гали кызы Зөбәерованың туына 90 ел тулу уңаеннан авыл яшьләре өчен “Яшьләр күңеле” китабына күзәтү үткәрелде.
13 нче январь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында Шәтке авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Н.Н.Хазипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И,Х.Хамидуллин, «АгроЛак” хуҗалыгы җитәкчесе Гилязутдинов Ф.Ф., төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты.
2019 елның 10 гыйнвар көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Легендар җитәкче, “Большевик” колхозы рәисе Җәләлев Кыям Җәләл улына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Кыям абыйга Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров Кыям абыйга шулай ук изге теләкләрен җиткерде.
9 нчы январь көнне Теләче урта мәктәбенең 5 - 6 нчы сыйныф укучылары узган ел мәктәпне тәмамлаган егетләр белән очраштылар. Егетләр үзләре укыган уку йортлары һәм уку юнәлешләре белән таныштырдылар.Бу кызыклы очрашуны югары категорияле рус теле укытучысы Е.Я. Нуртдинова оештырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ачылуга 155 ел тулу уңаеннан, 10 гыйнвар көнне Әбде авыл китапханәсендә виртуаль экскурсия барышында танып - белү сәгате үткәрелде. Анда балалар китапханәнең 1865 елның 10 гыйнварында, Казанның Шәһәр җәмәгать китапханәсе буларак рәсми рәвештә ачылуын белделәр. Башта анда Иван Второвның җирле библиофил коллекциясе генә була. 1991 елда ул Милли китапханә статусын ала. Бүген Милли китапханә - милли һәм республика, Россия һәм чит ил матбугатының төп дәүләт китап саклау урыны, күп функцияле китапханә-мәгълүмат һәм фәнни-тикшеренү учреждениесе, мәдәни, библиография һәм методик үзәк.
Ачы мәдәният йортында авыл халкы өчен Чыршы бәйрәме уздырылды. Яңа ел чыршысы тирәсендә күңел ачтылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырлар җырладылар, Яңа ел турында, кыш турында, чыршы турында шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Яңа ел бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә ” Яңа стандартларны үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары” темасына педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә югары категорияле математика укытучысы Н.Н.Әхмәтҗанова тема буенча чыгыш ясады һәм күпъеллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Теләге булган һәр кеше җырлый, бии һәм танылган хитлар астында күңел ача алды, шулай ук дискотека күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Яшьлек атмосферасы һәм тере музыка катнашучыларны уңай энергия белән баета, аралашуның бик күп матур минутларын бүләк итә.
Чыршы тирәли җырлап, биеп алгач бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килде, тәмле күчтәнәч-бүләкләр өләштеләр. Яңа ел лотереясы шунысы белән күңелле – бу көнне бөтен билетлар да отышлы.