Яңа стандартларны үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә ” Яңа стандартларны үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары” темасына педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә  югары категорияле математика укытучысы Н.Н.Әхмәтҗанова  тема буенча чыгыш ясады һәм күпъеллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.  Ул презентация ярдәмендә төп мәктәп яңа белем бирү стадартларына күчүне бу уку елында тәмамлавына, фән укытучылары яңа стандартлар буенча белем бирүгә күчү этабында үз белемнәрен күтәрү өстендә өзлексез эшләргә кирәклегенә, заманча дәрес  сыйфатларына, структурасына таләпләргә, дәресне планлаштырудагы кимчелекләргә, заманча дәресләргә куела торган таләпләргә, үстерешле технологияләргә  тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International