ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бу чараны  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештыралар.  8 гыйнвар көнне бу чара ”Бәхет кемгә елмая” дигән исем белән үткәрелде. Башта балалар Кыш бабайга  шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар.

Лотерея бүләкләре уйнату күңелле уеннар, конкурслар, яңа ел викторинасы һәм җырлар белән үрелеп барды. Мондый күңел ачу программасы барысына да ошый: балаларга да, өлкәннәргә дә!

Бәйрәм чарасы җырлар, биюләр, төрле уеннар, кызыклы чыгышлар  белән бергә үрелеп барды. Лотерея билетлары уйнатылды. Чара бик күңелле үтте, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

8 гыйнвар көнне  якташ язучыбыз  Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан,  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар. Д.Гайнетдинова һәм язучының кызы Лиана Әмирханова китапларыннан төзелгән китап күргзәмәсенә күзәтү ясалды.

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсе  балалар  өчен  кызыклы чаралар үткәрде. 5 гыйнвар көнне китапханәче  балаларга "Китапларда ел символы” исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.

Бүген ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Әбде авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен " Здесь край моих отцов и дедов" дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды. Чараның максаты-туган як турында белемнәрне гомумиләштерү, аның матурлыгын һәм кабатланмаслыгын күрсәтү, Туган як табигатенә карата сакчыл, җаваплы караш һәм мәхәббәт, экологик культура тәрбияләү. Әңгәмә барышында "Кече Ватан» дигән төшенчәне ачарга тырыштылар. Бу республика, район, авыл, урам, йорт – зур илебезнең кечкенә бер кисәге. Балалар экспозициядә тәкъдим ителгән китаплар белән кызыксындылар. Безнең район, авыл һәм күренекле якташлар турындагы материаллар аларның игътибарын аеруча җәлеп итте.

5 январь көнне, яңа ел каникуллары көннәрендә, үзенең яшь укучылары өчен Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кыш Бабай уеннары» исемле бәйрәм үткәрде. Кыш бабай үзенең тылсымлы капчыгына салып татлы бүләкләрдән тыш кыш, Яңа ел турында табышмаклар, кызыклы хәрәкәтчән уеннар, яңа китаплар һәм башка сюрпризлар да алып килде. Иң актив катнашучыларны татлы бүләкләр көтә иде. Балалар шулай ук Кыш Бабайны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар . Соңыннан оттырышсыз лотерея үткәрелде.

Яңа елга багышланган кичәдә балалр күңелле уеннар уйнадылар, конкурс-викториналарда катнаштылар, яңа китаплардан торган китап ярминкәсе белән таныштылар. Кичә ахырында балалр яңа китапларны өйләренә укырга алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International