Яңа ел - яхшы, тылсымлы әкиятләр иленә юл ачучы иң яраткан һәм серле бәйрәмнәрнең берсе.

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

5 январь көнне, яңа ел каникуллары көннәрендә, үзенең яшь укучылары өчен Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кыш Бабай уеннары» исемле бәйрәм үткәрде. Кыш бабай үзенең тылсымлы капчыгына салып татлы бүләкләрдән тыш кыш, Яңа ел турында табышмаклар, кызыклы хәрәкәтчән уеннар, яңа китаплар һәм башка сюрпризлар да алып килде. Иң актив катнашучыларны татлы бүләкләр көтә иде. Балалар шулай ук Кыш Бабайны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар . Соңыннан оттырышсыз лотерея үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International