ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, һәм кызыклы уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады. 

2020 нче елның 12 нче гыйнварында Баландыш авылында ир-ат командалары арасында Баландыш авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей турниры үткәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урынны «Тиләҗе " командасы яулады»

2 урын - "Айдар" командасы»

3 урын - «Иске Җөри " командасы»

4 урын-Баландыш командасы»

Бүген Баландыш авылында искечә Яңа елны  каршылау бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасына авыл халкы гына түгел, районыбыз авылларыннан да бик күп кунаклар килгән иде. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп  улы барлык халыкны Яна еллар белән котлап, эшләрендә, тормышларында бары изге теләкләр теләде.   Матур җырлар , дәртле биюләр , кызыклы уеннар белән үрелеп барган чарада актив катнашучылар бүләкләрсез калмады. Балалар тауда шуды.Хоккей мәйданчыгы да гөрләп торды.  Теләгән кеше кайнар чәй, тәмле коймактан авыз итте. Барлык халыкның күңеле шат иде, йөзләре елмаюдан балкыды.

Укучыларның кышкы каникулларын файдалы  итеп үткәрү максатыннан  Иске Җөри  авылы  китапханәсендә китап укучы балалар белән "Китап иленә Яңа ел килә!" дигән чара  үткәрелде. Бәйрәмдә кызыклы уеннар уйналды, балалар төрле ярышларда катнашып  бүләкләр алдылар.  Чара ахырында узган күңелле дискотека  укучыларның күңеленә хуш килде. Һәр бала киләчәк елның тыныч булуын һәм барлык хыялларының тормышка ашуына өметләнеп, китапханәдән яңа мәгълүматлар һәм каникулда укыр өчен китаплар алып өйләренә таралды.

2020 елның 11 гыйнварында Теләче чаңгы базасында Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре, оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары узды.

Балалар китапханәче ярдәме белән Кыш Бабай битлекләре ясадылар. Ә соңыннан китапханәче Хазипова Ф. А. балаларга Александр Слащевның «Кыш Бабай ничек барлыкка килде? » әкиятен укыды һәм Россия Кыш бабаеның ничек барлыкка килүе, аны башка илләрдә ничек атаулары турында сөйләде. Балалар Кыш бабай турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Яңа ел-кул эшләре өчен иң кулай вакыт. Һәркем өйне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәү әйберләре көннән-көн арта бара.

Ап –ак карлары, салкын бураннары белән җиһанга кыш килде. Яңа гына явып киткән энҗе кар бөртекләре күзләрне чагылдыра. Аксыл- зәңгәр күктә кояш елмая... Кышның да үз матурлыгы, гүзәллеге бар шул. 3 январь көнне,  Айдар авыл китапханәсендә «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Балалар кышның ямьле мизгелләрен альбом битләренә күчерделәр. Рәсем ясаган арада укучылар кыш турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр. Бу чара аларда  күтәренке кәеф тудыра һәм кышкы табигатьнең матурлыгына соклану уята.

Уку өчен «Сертотмас үрдәк», «Өч кыз», «Шүрәле» әкиятләре алынды. Балалар да үзләре белгән әкиятләрен яттан сөйләделәр.

Яна ел ул чын могҗиза. 8 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен шушындый сихри бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать һәм шат иделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International