Яңа ел-кул эшләре өчен иң кулай вакыт. Һәркем өйне Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәү әйберләре көннән-көн арта бара.
Кышкы каникулларда Үзәк авыл китапханәсендә балалар белән Яңа ел остаханәсе эшләде. 2 нче гыйнвар көнне китапханәдә кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде.Бераз хыялларга бирелеп балалар кәгазьнең гади битен могҗизалы кар бөртегенә әйләндерделәр. Балалар үз куллары белән күләмле кар бөртекләре ясадылар. Иҗат вакытында балаларга китапханәче Хазипова Ф. А. Яңа ел бәйрәмнәренең традицияләре турында сөйләде, яшь укучыларны кул эшенең төрле техникаларына багышланган китаплар белән таныштырды.