ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Җыен  үзешчәннәр концерты белән башланып китте.  Аннары авыл җирлеге башлыгы еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Шулай ук төрле тармак җитәкчеләре дә  үзләренең  еллык эшләренэ отчет бирделәр.  

Фестивальнең Гала концертында Субаш авыл клубының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле катнашты.

2020 елның 11 гыйнварында Теләче чаңгы базасында ОДМС белән берлектә Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре,оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде.

12 гыйнвар көнендә Казан шәhәрендә 2006-2007 нче елгы малайлар арасында һәм 2002-2003 нче елгы кызлар арасында Республика буенча Гомумроссия проекты кысаларында “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәкимов Рафил Рефат  улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча малайлар командасы 2 урында, э кызлар командасы 3 урынны яулады.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Чарада  торак йортлар арасында “Иң яхшы  яңа ел бизәлеше”  бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен, Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йөзендәге иң көчле һәм җиңелмәс халкыбызның батырлыгы һәм даны ул. Урта Мишә авыл китапханәсендә  Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата китап һәм альбомнардан күргәзмә куелды. Күргәзмә 3 бүлектән тора: “Бөек Җиңү кайтавазы”, “Дәһшәтле еллар ярасы”, “Онытмыйк без Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә!”.

Балалар чара барышында кыш һәм яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Аннары барысы да бердәм рәвештә мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар шулай ук кыш турында башваткычлар да чиштеләр. Чара ахырында балалар кыш турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.

10 гыйнвар көнне Үзәк авыл мәдәният йортында " Наз "хәйрия оешмасы тарафыннан оештырылган "Кыш бабайга открытка"акциясендә катнашучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырылды. Чарада "Родник"  социаль яклау идарәсе белгечләре һәм Хәйрия фонды директоры Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна катнашты.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары кышкы, матур көннәрнең кадерен белеп калырга тырышалар. Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, физик тәрбия дәресләре саф һавада уза. Укучылар чаңгы шуалар, хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Район күләмендә узган чаңгы ярышларында катнашыбыз.

11 нче январь – Заповедниклар һәм милли парклар , табигатьне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Теләче урта мәктәбендә Заповедниклар һәм милли паркларны көне уңаеннан , табигатьне саклауга багышланган дәресләр үткәрелде. Бу бәйрәм 1997 нче елдан башлап билгеләп үтелә. Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы. Табигать ул – безнең туган йортыбыз, табигатебезне  саклыйк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International