Балалар чара барышында кыш һәм яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Аннары барысы да бердәм рәвештә мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар шулай ук кыш турында башваткычлар да чиштеләр. Чара ахырында балалар кыш турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.