ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кар көртләре, чыршылар, кар сыннары янында Яңа ел кәефе безне бер генә минутка да калдырмады. Оригиналь конкурслар, уеннар, биюләр һәм үзешчән артистлар чыгышы тамашачыга бу фасылның елның иң яхшы фасылы булуына шикләнергә ирек бирмәделәр!

Баландашлыларның әлеге куанычлы мизгелләрен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов  белән аның ярдәмчеләре дә уртаклашты. Ул авыл халкына изге теләкләрен җиткереп, әлеге җирлектә дә башка җирлекләрдәге кебек спортның хокеей төре үсеш алуына зур ышаныч белдерде.

12 нче гыйнвар көнне Казан шәһәрендә «Мини футбол- в школу» дип исемләнгән  футбол ярышы турнирының   финал этабында Теләче урта  мәктәбе  балалары призлы урыннарга лаек булды. 2002-2003 нче  елгы кызлар командасы -  3 нче  урын,   2006-2007 нчы  елгы малайлар командасы   2  нче урынны яуладылар. Командаларны өстәмә  белем бирү педагоглары А.Р. Хәбиров, Р.Г.Хәбиров., физик тәрбия бирү укытучылары Р.Р.Хәкимов һәм  Б.Р.  Сәләхиев  әзерләде.  1 нче урында Казан шәһәре командасы, 3 нче урында - Яр Чаллы командасы чыкты. Җиңүләрегез белән котлыйбыз , зур уңышлар теләп калабыз!

Шармыш авыл китапханәсендә әлеге бәйрәмгә багышлап «Все о святки» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. «Что мы знаем о традициях празднования святок» дигән тамега әңгәмә - викторина үткәрелде. Шулай ук битлекләр киеп  һәм битләргә гримнар сөртеп,  төркемнәр белән йортлар буйлап йөрделәр, матур теләкләр әйтеп, җырлар җырладылар.

Бу онлайн-проект "ВКонтакте" социаль челтәрендә Татар китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү Фонды тарафыннан үткәрелә. Күкчә авылы китапханәчесе әлеге онлайн-проектка кушылды.

11 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге коллективы ТАССРның 100 -еллыгына багышланган чаңгы ярышларында катнашты.

12 гыйнвар көнне Ямбулат авылы клубында “Искечә яңа ел” бәйрәмен күңелле ял иткәннәр.

2020 елдан Ботенроссия халык саны алу буенча оештыру планы тозу очен Татарстанстат тарафыннан программа урнаштырылды. Шул программа нигезендэ халык саны алу очен жаваплы белгечлэр санау участокларына булу эшен башлап жибэрделэр.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

15 нче январь көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идәрәсе хезмәткәрләре Теләче муниципаль районында халыкны кабул иттеләр. Кабул итү Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасында оештырылды.

12 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Асылташлар” (җитәкчесе Касимова Ләйлә Ильмаз кызы) “Рождественская сказка” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестивалендә катнаштылар. “Асылташлар” бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. “Сюрприз” бию коллективы 1 һәм 2 дәрәҗә лауреат булдылар һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. Баева Зилә Рафаил кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International