Бу көннәрдә яуган кар балалар күңелен күтәрде, өлкәннәргә эшне арттырды. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары кечкенәкөрәкләрен тотып кар көрәү серләренә төшенделәр, аларда өлкәннәргә карата булышу теләге үсте, хезмәткә карата кызыксыну артты. Хезмәт балалар тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Ул балаларга күп шатлык китерә, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә, кар һәм бозның үзлекләре турында күзаллауны киңәйтергә булыша, табигатькә мәхәббәт тәрбияли. Хезмәттә балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр, игелеклек, юл куючанлык, ярдәмчелек билгеләре формалаша.
Киңәшмә барышында 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалып, 2020 нче елга бурычлар каралды. Семинарны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышында 2020 елда узачак төп чаралар белән таныштырып узды. Шулай ук ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, әзерлек эшләрен дәвам итәргә кирәклеге турында да әйтеп узды. Киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С.та катнашып үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Методистлар тарафыннан китапханәчеләргә “Модель китапханәләр”, уздырылачак конкурслар, агымдагы эшләр буенча мәгълүмат бирелде һәм презентация күрсәтелде.
ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында “Тарих йомгагын сүтеп...” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны ТАССР төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы, татар мәдәнияте белән таныштыра. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылды.
Китапханәләр эстетик тәрбия бирүнең бердәнбер учагы булып тора. Балаларны китапханәләргә тарту, китап уку теләкләрен арттыру максатыннан 1 һәм 2 сыйныф укучылары өчен авыл китапханәсендә экскурсия үтте. Китапханәче китапка мәхәббәт, сак караш турында әңгәмә үткәрде. Биредә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларны яздырып алдылар.
Кыш көне саф һавада уйнавы бигрәк рәхәт. Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар.
Тәрәзәдән кояш нурлары астында ялтырап ятучы ак кар көртләрен күрү белән, шунда ук җылырак киенеп урамга чыгасы килә башлый. Өстәвенә әле, йомшак һәм җилсез һава торышы торса, балаларга рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнарга мөмкинчелек барлыкка килә.
Бу өлкәдә эш мәдәният йорты белән берлектә, аерым план нигезендә оештырыла. Сәламәт яшәү буенча эш алымнары күп төрле. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән спорт сәгате дә балаларда спортка карата уңай караш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән чара барышында әңгәмә үткәрелде, спорт уеннары уйнадылар, викторинада катнаштылар.
Үзәк урта мәктәбенең "Асылташлар" бию төркеме 2 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Коллективның җитәкчесе - Касимова Л.И.
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында күптөрле уеннар кулланыла: хәрәкәтле, сюжетлы-рольле, музыкаль, дидактик уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары. Саф һавага чыкканда тәрбиячеләр хэрэкэтле уеннарны УМК буенча актив кулланалар.Уенар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенче яктан күп кенә уенар эстетик тәрбия бирүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уеның сүзләрен сәнгатле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары- болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә.
13 - январь көнне Шәдке Мәдәният йортында авыл җыены булып узды.Ел да оештырыла торган бу җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкыйпович һәм районыбызның башка тармак җитәкчеләре катнашты. Бу җыенда безнең Шәдке балалар бакчасы мөдире Шайхиева Г.М.балалар бакчасының 2019 -ел эшчәнлегенә кыскача анализ ясап китте.