ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

15 нче гыйнвар көнне Олы Мишә урта мәктәбенә янгын күзәтчелеге вәкиле Тимерханов Л.М. килде. Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкиле мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен, мәктәп зданиясенең таләпләргә туры килүен, документациянең алып барылышын тикшерде.

ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә Татар Автоном Совет Социалистик Республи-касы төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле  «Яшә, Татарстан, даның еракларга тара-лып!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны татар мәдәнияте,  республика үсешенә үзләреннән бәяләп бетергесез зур өлеш керткән танылган шәһесләр иҗаты белән таныштыра.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының урта төркемендә Һадиева Ф.Г. җитәкчелегендә балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үтте: янгын вакытында ни эшләргә, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар,  янгын чыккан очракта янгын частенә шалтыратырга мөмкин булган телефон номерын хәтерләделәр . “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә” дигән. видео-презентация карадылар

Менә безнең яраткан кыш айлары  да килеп җитте. Кышын балаларга  ачык һавада йөрү, күңел ачу өчен бик әйбәт вакыт кына түгел, ә сәламәтләндерүнең  яхшы  ысулы да булып тора. Урамда йөрү вакытында балалар  кәеф күтәренкелеге   алалар, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә һәм дуслык,   җаваплылык хисе тәрбияли.

15 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән, язучы Мәхмүд Мәксудның тууына 120 ел тулу уңаеннан  «Өлкән әдипләребез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада язучының иҗат юлы белән таныштырылды, китапларына күзәтү ясалды.

ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә ТАССР төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле күргәзмә оештырылды. Күргәзмә 3 бүлектән тора: “Татарстан – минем Ватаным”, “Татарстан. Тарих. Шәхесләр.”, “Казаным – рухи башкалам!”. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә хәзерге заман һәм шулай ук элеккерәк елларда нәшер ителгән китаплар урнаштырылган.

Аны бәйрәм итү турындагы указны Владимир Путин имзалады. ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Бу вакыйга уңаеннан, Шәтке авыл китапханәсендә “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән тематик күргәзмә  ясалды.  Әлеге күргәзмәгә  Татарстан тарихы турында китаплар, альбомнар урнаштырылды.

Шәтке  авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата “2020 ел Россиядә хәтер һәм дан елы” дип атлган китап һәм альбомнардан күргәзмә куелды. Күргәзмә 2 бүлектән тора: “Бөек Җиңүгә 75 ел” , “Сугыш  кайтавазы”.

Үсеп килүче экологик кризис шартларында халыкның барлык төркемнәрен, бигрәк тә яшьләрне өзлексез экологик белем бирү, агарту һәм тәрбияләү мөһим роль уйный. Ахыр чиктә, планетабызның киләчәк язмышы яшьләрнең белемлелегенә һәм тәрбиялелегенә бәйле.
Ачы авыл китапханәсе «Эко Библиотека года» исемле конкурста катнашты, һәм сертификат белән бүләкләнде.

Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Н.Н., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.. Авылда 2019 елда мәдәният тормышы турында Габдуллина Ф.Н. сойләп үтте. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International