ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 елның 15 январь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең 2 нче лицей – интернатында  милли мәгариф  буенча методистлар һәм милли мәктәп директорлары  өчен  киңәшмә  үткәрде. Әлеге киңәшмәдә  мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Хәния Җиһангәрәева һәм Иске Җөри урта мәктәбе җитәкчесе Салават Нызклычев катнашты. 

 

Әлеге олимпиадада безнең районнан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хаҗиева Динә катнашты. Ул Мәгариф  һәм фән министрлыгының сертификаты  белән  бүләкләнде. 

9-11январь көннәрендә республикабызда Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау туры булды. Әлеге олимпиадада безнең районнан 2 укучы катнашты. Алан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гыйлманова Мәликә һәм Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ишматов Рафаэль. Алар Мәгариф  һәм фән министрлыгының сертификаты  белән  бүләкләнделәр. 

Район графигы нигезендә 2020 елның 16 гыйнварында Алан авыл мәдәният йортында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, Теләче муниципаль районы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Х. Хәмидуллин, "Алан" ҖЧШ директоры Х. Н. Фәсхетдинов, районның төрле оешмалары җитәкчеләре катнашында Алан авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Көн тәртибендә Алан авыл җирлеге башлыгы А.Г. Хаҗиевның һәм җирлек учреждениеләре җитәкчеләренең отчеты тыңланды. Үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Ә.Г. Хаҗиев җыелышта катнашучыларны авыл җирлегенең социаль-мәдәни казанышлары һәм авыл җирлегендә килеп туган проблемалар белән таныштырды.

Ул күңелле  уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм 80 нче 90 нчы ел көйләренә язылган дискотека белән тәмамланды.

“Ак калфак” клубына даими йөрүче  китап  укучылар,  якташ язучыбыз М. Максудның тормыш юлы белән таныштырылып иҗатына күзәтү ясалды. Берничә әсәреннән өзекләр укылды. Китап укучылар М. Максудның әсәрләрен үзләренә укырга өйләренә дә алдылар.

      Әдәбият өлкәсендәге күп кырлы иҗади хезмәтләре өчен М. Максуд 1957 •елны «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены була. М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

Цель прогулки- укрепления здоровья, физическое и умственное развитие детей, восстановление, закаливание. Задачи прогулки- физическое развитие детей. Прогулка является  наиболее доступным средством закаливания детского организма, способствует повышению его выносливости и устойчивости к неблагоприятным воздействиям внешней среды, особенно к простудным заболеваниям; оптимизация двигательной активности. На прогулке дети много двигаются, а движение усиливает обмен веществ, улучшает аппетит. Дети учатся преодолевать препятствия, становятся более  активными, ловкими, смелыми и выносливыми. У них вырабатываются двигательные умение и навыки, укрепляется мышечная система. Дети очень любят прогулки.

Юбилей уңаеннан, Әбде авыл китапханәсендә «Человек родниковой души» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтү үткәрелде. Анда укучылар язучының әсәрләре белән генә түгел, ә аларның барлыкка килү тарихы белән дә таныштылар. Шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турында слайд презентация дә күрсәтелде.

15 январь көнне Казаклар  авыл клубында Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге гражданнары җыены үтте. Җыенда районыбыз җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, аның урынбасарлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелыш алдыннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы концерт номерлары белән чыгыш ясады. Мәктәп җитәкчесе Н.Н.Әхмәтҗанова  ел дәвамында  мәктәп алып барган укыту- тәрбия процессы нәтиҗәләре белән  таныштырды.

16 гыйнвар көнне Әбде авыл китапханәсендә А.С. Грибоедовның тууына 225 ел тулу уңаеннан «Его прозрения глубоки» дип исемләнгән рәсемле күргәзмә оештырылды һәм портрет сәгать үткәрелде. Анда укучылар язучының биографиясе һәм иҗаты, «Горе от ума» комедиясе белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International