Ел башында ел саен авыл җирлекләрендә узган елда башкарылган эшләр турында хисап җыелышы уза.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Район графигы нигезендә 2020 елның 16 гыйнварында Алан авыл мәдәният йортында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, Теләче муниципаль районы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Х. Хәмидуллин, "Алан" ҖЧШ директоры Х. Н. Фәсхетдинов, районның төрле оешмалары җитәкчеләре катнашында Алан авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Көн тәртибендә Алан авыл җирлеге башлыгы А.Г. Хаҗиевның һәм җирлек учреждениеләре җитәкчеләренең отчеты тыңланды. Үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Ә.Г. Хаҗиев җыелышта катнашучыларны авыл җирлегенең социаль-мәдәни казанышлары һәм авыл җирлегендә килеп туган проблемалар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International