15 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Максудка -120 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

“Ак калфак” клубына даими йөрүче  китап  укучылар,  якташ язучыбыз М. Максудның тормыш юлы белән таныштырылып иҗатына күзәтү ясалды. Берничә әсәреннән өзекләр укылды. Китап укучылар М. Максудның әсәрләрен үзләренә укырга өйләренә дә алдылар.

      Әдәбият өлкәсендәге күп кырлы иҗади хезмәтләре өчен М. Максуд 1957 •елны «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены була. М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International