ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Республикабыз оешуга бер гасыр тулуны бәйрәм итү кысаларында, 17 гыйнвар көнне, Теләче балалар китапханәсендә «ТАССР оешуга 100 ел» дип исемләнгән стенд эшләнде.

Бу дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова  ел дәвамында китап укучыларга  тәкъдим ителәчәк «Ул елларны, Хәтер, онытма!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.   Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша  Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.

16 нчы январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында математика  укытучыларының семинары булып узды. Семинар барышында математика  укытучысы Мифтахова Сәлимә  Габдулловна 9 сыйныф укучылары белән ачык дәрес, математика укытучысы Щеглова Айгөл Рауфовна  8 сыйныф укучылары белән  ачык чара күрсәтте.. Аннан  математика укытучылары Хөснуллин И.М. һәм Каримуллина М. М. Доклад белән чыгыш ясадылар Түгәрәк өстәлдә математика  фәнен укыту буенча актуаль мәсьәләләр, олимпиада хәрәкәтендә катнашу, педагогларның конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашуы, БДИга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Чара барышында балалар үзләренә ошаган китапның аннотациясен төзеделәр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм дусларына аны укырга киңәш иттеләр.

15 нче гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә “Әдәби мозаика” - дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә балалар әкиятләр мозаикасы төзеде.

Авыл җирлеге башлыгы узган елга йомгак ясады. Шулай ук төрле тармак җитәкчеләре ел дәвамында башкарган эшләре турында хисап тотты. “ТАССРга -100 ел”- дип исемләнгән  күргәзмә эшләнде.

Ачы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Ты бессмертен, солдат!» исемле күргәзмә эшләнде һәм күзәтү үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар безнең өчен иң кадерле, иң изге китаплар булды. Безнең арада исән фронтовиклар азая бара, яшь буынга халкыбызның, ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы турындагы китаплар кыйммәтрәк булырга тиеш.

16 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында математиканы укытуның нәтиҗәле алымнары, методлары һәм технологияләре " темасына математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды.

12 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Асылташлар” (җитәкчесе Касимова Ләйлә Ильмаз кызы) “Рождественская сказка” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестивалендә катнаштылар. “Асылташлар” бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. “Сюрприз” бию коллективы 1 һәм 2 дәрәҗә лауреат булдылар һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. Баева Зилә Рафаил кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Айлык барышында төрле конкурслар, әңгәмәләр, инструктажлар, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш   чаралар уткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International