Район методик берләшмәсе утырышы узды.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

16 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында математиканы укытуның нәтиҗәле алымнары, методлары һәм технологияләре " темасына математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды.

Семинарда район педагоглары 9 нчы сыйныфта Мифтахова С.Г. уздырган " Арифметик прогрессия. Арифметик прогрессиянең n - әгъзасы формуласы»дәресен карадылар, 8нче сыйныфта Щеглова А.Р. «Ягез әле,математиклар!» дәрестән тыш чарада катнаштылар.Хөснуллин И.М. - «Математиканы укытуның актив формалары», Кәримуллина М. М. - «Укучыларда математика фәненә кызыксыну уяту һәм фикерләү сәләтләрен үстерү»дигән темаларга эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Математика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Юнысова Р.Р. математика буенча сынау тестының нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәгариф бүлеге методисты Шугаепова Г. М . мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләрен анализладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International