ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  кардан сыннар ясадылар.  Укучылар ясаган искиткеч сыннар мәктәп тирәсендә   балаларның һәм  өлкәннәр  куңелендә Яңа ел бәйрәмнәре  шатлыгын тудырдылар.

Быел 11 тапкыр уздырылучы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы Илхам Шакиров исеме белән үтә.  Конкурс, башка еллардан аермалы буларак,   зоналарда  утәчәк.   Бүген  бәйгедә Теләче, Биектау, Әтнә, Кукмара, Питрәч, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Арча, Балык Бистәсе районыннан килгән конкурсантлар чыгыш ясады.

Барысы да китапханәгә килә алмый, һәм без аларга өйләренә барып хезмәт күрсәтергә тырышабыз.  Өлкән яшьтәге кешеләр китап-журналлар, вакытлы басмалар укырга ярата.

16 нчы гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Сугыш дәһшәтен китаплары сөйли" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

17 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, якташ язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүд Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Көрәшче, язучы, тәрҗемәче” –исемле әдәби сәгать үткәрелде. Мәхмүд Максуд – тәрҗемә өлкәсендә даими һәм нәтиҗәле эшләгән язучыларның берсе.

Күргәзмәдә А.С. Грибоедовның әсәрләре, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәбият тәкъдим ителеп әңгәмә үткәрелде.

16 нчы гыйнвар көнне Алан авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов катнашында, Алан җирлегенең еллык отчет җыелышы булды. Чарага әзерлек эшләрендә Алан авылы китапханәчесе дә катнашты. Килгән кунаклар һәм авылдашлар өчен мәдәният йорты һәм китапханәнең еллык эшчәнлеген яктыртучы презентация һәм ТССРның 100еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик күргәзмә зәерләнде.

17   нчы  ноябрь көнне   Иске Җөри урта мәктәбендә  ТАССР оешуга 100 тулу багышланган интеллектуаль  уенның муниципаль туры  үтте. Интеллектуаль  уенда Теләче муниципаль районы мәктәпләреннән 8-9 сыйныф укучылары катнашты.

Иске Җөри урта мәктәбендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан тарихы буенча "Умники и умницы"/ "Зирәкләр һәм тапкырлар" интеллектуаль уены узды. Район мәктәпләренең 8-9 класс укучылары катнашкан бәйгедә 1 урынны Иске Җөри урта мәктәбеннән Нурзилә Зарипова, 2 урынны Олы Мишә урта мәктәбеннән Камил Сахабиев, ә 3 урынны Шармыш мәктәбеннән Колбасова Ксения яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! 


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

20 нче январь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Чираттан тыш утырыш эшендә “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район Советы карар проекты турында “ һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International