Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә кардан сыннар ясадылар. Укучылар ясаган искиткеч сыннар мәктәп тирәсендә балаларның һәм өлкәннәр куңелендә Яңа ел бәйрәмнәре шатлыгын тудырдылар. Район комиссиясе матур сыннарны карап, укучылар эшчәнлеген югары бәяләде. Теләче урта мәктәбе кар сыннары белән ишегалдын бизәү конкурсында җиңүче булды. Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвесовичка кар сыннары белән мәктәп янын бизәүдә тырышлыклары өчен бассейнга барырга сертификат тапшырды. Котлыйбыз!