16 нчы гыйнвар көнне Алан авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов катнашында, Алан җирлегенең еллык отчет җыелышы булды. Чарага әзерлек эшләрендә Алан авылы китапханәчесе дә катнашты. Килгән кунаклар һәм авылдашлар өчен мәдәният йорты һәм китапханәнең еллык эшчәнлеген яктыртучы презентация һәм ТССРның 100еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик күргәзмә зәерләнде.