18 январь көнне Теләче район мәдәният йортында “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсының I сайлап алу туры узды.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

    Быел 11 тапкыр уздырылучы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы Илхам Шакиров исеме белән үтә.  Конкурс, башка еллардан аермалы буларак,   зоналарда  утәчәк.   Бүген  бәйгедә Теләче, Биектау, Әтнә, Кукмара, Питрәч, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Арча, Балык Бистәсе районыннан килгән конкурсантлар чыгыш ясады.

    Бәйгедә вокал һәм инструменталь  номинацияләрендә татар музыкаль әсәрләрен башкаручы  17 яшьтән 35 яшькәчә  егет-кызлар  катнашты. Конкурс алга таба өч елга бер тапкыр өч турда уздырылачак.

     Беренче  тур сайлап алу туры. 2, 3 турларга узучыларның чыгышы  “Яңа гасыр” телеканалыннан  күрсәтелеп, җиңүчеләр җюри әгьзаларының ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International