17 нчы ноябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә ТАССР оешуга 100 тулу багышланган интеллектуаль уенның муниципаль туры үтте. Интеллектуаль уенда Теләче муниципаль районы мәктәпләреннән 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар ярышын Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары А.Р. Сабирова, милли белем буенча методист Х.М. Җигангараева һәм уку предметлары буенча методист А.П. Геласимова бәяләделәр. Теләче урта мәктәбе укучылары Шигапов Нияз һәм Гузаиров Азат яхшы чыгыш ясап, ТАССР тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр. Укучыларны интеллектуаль ярышка мәктәп директоры А.Ф. Хафизов хәзерләде. Жиңүчеләр, барлык катнашучылар грамоталар алдылар. Алга таба да уңышлар телибез !