Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

20 нче январь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Чираттан тыш утырыш эшендә “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район Советы карар проекты турында “ һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И.,Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетыны Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С. - лар чыгыш ясадылар.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International